2019 ел 13 март №94/1 Территорияне планлаштыру проектын һәм межалау проектын эшли башлау турында

     2019 ел   13 март                         Чирмешән авылы                                        №94/1  

Территорияне планлаштыру

проектын һәм межалау проектын

 эшли башлау турында

 

2019 ел, 6 март  107 номерлы  язма мөрәҗәгатьне карап тикшергәннән соң ,  РФ Шәһәр төзелеше кодексының 46, 51 статьясы нигезендә  "Сервис ННК" ҖЧҖ  Татарстан Республикасы Чирмешән муниципаль районы Бәркәтә авыл җирлеге территориясендә урнашкан линияле объект территориясен планлаштыру проектын һәм межалау проектын эшли башлау турында карар кабул итәргә КАРАР БИРӘМ:

1. "Сервис ННК" ҖЧҖне  "Бәркәтә  нефть ятмаларын киңәйтү, төзекләндерү"  линияле объект территориясен планлаштыру проектын һәм межалау проектын эшләүгә керешергә рөхсәт итәргә. Татарстан Республикасы Чирмешән муниципаль районы Бәркәтә авыл җирлеге территориясендә урнашкан №1990 нче кустны, (скв. №№ 1990, 1991, 1992) төзекләндерү.

2. Документларны эшләп бетергәннән соң, билгеләнгән тәртиптә барлык кызыксынган оешмалар белән планлаштыру проектын килештерергә һәм Татарстан Республикасы Чирмешән муниципаль районы Башкарма комитетының инфраструктура үсеше бүлегенә тәкъдим итәргә.

3.  Әлеге карарны Татарстан Республикасы хокукый мәгълүмат рәсми порталында (pravo.tatarstan.ru) һәм интернет челтәрендәге  Татарстан Республикасы Чирмешән муниципаль районы сайтында урнаштырырга.

4.Әлеге карарның үтәлешен контрольдә тотуны Татарстан Республикасы Чирмешән муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасарына йөкләргә.

 

Башкарма комитет җитәкчесе                                                                   И.Н. Шәйдуллин

 

pdf
Скачать текст
PDF, 362.3 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International