27.03.2019 ел Чирмешән авылы №113
КАРАР
Территорияне планлаштыру
проектын һәм территорияне
межалау проектын раслау турында
Ачык тыңлаулар беркетмәсен карап, Кармыш авыл җирлегендә В. Д. Шашин исемендәге «Аблулово» УИСВ белән чистартылган ИДВ урнаштыру системасы " «Татнефть» ГАҖ объекты буенча территорияне планлаштыру проекты һәм территорияне межалау проекты буенча үткәрелгән тыңлауларының гавами тыңлаулар нәтиҗәләре турында бәяләмәне карап,
КАРАР БИРӘМ:
1.Татарстан Республикасы Чирмешән муниципаль районы Кармыш авыл җирлеге территориясендә урнашкан В. Д. Шашин исемендәге “ Абдулово" УИСВ белән чистартылган ИДВ урнаштыру системасы" «Татнефть» ГАҖ объекты буенча территорияне планлаштыру проектын һәм территорияне межалау проектын хупларга.
2. Әлеге карарны Татарстан Республикасы хокукый мәгълүмат рәсми порталында (pravo.tatarstan.ru) һәм интернет челтәрендәге Татарстан Республикасы Чирмешән муниципаль районы сайтында урнаштырырга.
3.Әлеге карарның үтәлешен контрольдә тотуны Татарстан Республикасы Чирмешән муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасарына йөкләргә.
Башкарма комитет җитәкчесе И. Н. Шәйдуллин