Чирмешәндә Татарстан Республикасы көнен бәйрәм иттеләр.
30 августта, Республика көнендә Чирмешәндәге парк-скверда үткән чаралар күпләрнең озак исендә калыр. Биредә 42 якташыбызга паспортлар тапшырдылар, берничә әни Ана капиталына сертификат алды, Чирмешәннең 2017 ел гүзәлен дә белдек.
Быелгы бәйрәм, гомумән, элеккегеләреннән күпкә тантаналырак, колачлырак, купшырак оештырылды. Авыл җирлекләре әзерләгән өйчекләрдә нәрсәләр генә юк иде. Яңаэлмәлеләр һәм искекотышлылар, авыл тормышын чагылдырып, шунда ук йон эрләделәр, ивашкинолылар бөртек ваклагычта бодай ярдырдылар. Утыз Имән җирлегеннән электр бирүче генераторга хәтле алып килгәннәр, аны кабызып, плитәдә коймак пешерделәр, чәй кайнаттылар, үзләрендә әзерләнгән ризыклар да тәкъдим иттеләр.
Китапханәчеләр “урамында“ татар, чуваш, рус халыкларының гореф-гадәтләрен, милли киемнәрен, аш-суларын күрсәтүче әйберләрдән почмаклар ясаганнар. Күчтәнәчләрен кунаклар да татып карады. Башка кайбер авыллар да өйчекләрен, өстәлләрен оригиналь итеп бизәгәннәр, тырышлыклары, мәшәкатьләнүләре өчен рәхмәт.
...Бәйрәмнең рәсми өлеше Республика көне белән котлаулардан башланды.
-Казанышларыбыз күз алдында. Уртак йортыбыз – Татарстаныбыз тагын да ныгысын, чәчәк атсын, дус, тату яшик, - диде район башлыгы Фердинат Дәүләтшин чирмешәнлеләргә һәм кунакларга теләкләрендә.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының баш дәүләт ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән тәбрикләүләр ирештерде.
Аннары балигълык яшенә җиткән 42 егет һәм кызга Россия гражданнары булуларын раслаучы мөһим документ-паспортлар тапшырдылар.
Нәкъ бу кичтә паркта зур бәйге дә оештырдылар – Чирмешәннең 2017 ел гүзәлен ачыкладылар. Анда төрле авыллардан 8 кыз катнашты. Финалга аларны 38 кеше арасыннан сайлап алганнар икән. Кызларыбыз барын да булдыра: сорауларга тапкыр җавап бирделәр, музыкаль яктан, аш-су әзерләүдә осталыкларын да оригиналь итеп күрсәтә белделәр. Билгеле, каушап та калгаладылар, сиңа йөзләрчә күз карап торганда бу табигый. Әле бит финалистларның кайберләре мәктәптә генә укый, зур сәхнәгә чыкканнары юк.
Жюри, барын да “бизмәнгә“ салгач, Алсу Зинурованы “Мисс Чирмешән – 2017“ - Чирмешән гүзәле дип игълан итте.
Яр Чаллыда туган, Нурлатта яшәгән бу гүзәл Утыз Имән җирлеге данын да яклады дип була. Алсуның әнисе шул авылдан, әтисе Бәркәтәдән (кызганыч, алар мәрхүмнәр), хәзер Утыз Имәндәге әбисенә еш кайтып йөри.