Бүген районның барлык мәктәпләрендә дә Белем бәйрәме узды.
Лашман урта мәктәбендә узган чарада район башлыгы Фердинат Дәүләтшин, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты баш ветеринариы идарәсе начальнигы урынбасары Айрат Гәрәев, район мәгариф бүлеге начальнигы Светлана Әхтәмова катнашты. Тантаналы линейканы мәктәп директоры Наил Нуретдинов ачты. Лашман мәктәбендә 178 бала укый, 1 класска 13 укучы килгән.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты баш ветеринариы идарәсе начальнигы урынбасары Айрат Гәрәев ТР Президенты Рөстәм Миннехановның Белем көне уңаеннан котлавын укыды.