2017 елның 30 августында Республика көне уңаеннан оештырылган бәйрәм чарасында ана капиталына сертификатлар тапшырылды. Бу көнне ике чирмешәнле - Гөлүсә Гыйниятуллина һәм Светлана Михайловалар сертификатка ия булдылар. Ана капиталына сертификатларны район башлыгы Фердинат Дәүләтшин тапшырды һәм бәхетле анадарны сабыйлары туу белән тәбрикләде.

