Бүгенге көндә Казанда яшәүче, Закирә һәм Гыйләҗетдин Мөхетдиновларның оныклары мемориаль үзәктә булып китте. Ул биредә еш була. Музейның беренче директоры Н.С. Фролов аларга әби-бабаларының исемнәрен акларга ярдәм иткән, Мөхетдиновлар реабилитацияләнгән, гражданлык хокуклары кайтарылган. Аның якыннарының фотолары, документлары мемориаль үзәк фондында саклана.