Хезмәткә-хөрмәт

2017 елның 11 сентябре, дүшәмбе

Районның социаль – икътисади үсешенә лаеклы өлеш керткәннәре, намуслы һәм нәтиҗәле хезмәтләре өчен, “Семен Архипович Ларионов исемендәге 2нче Чирмешән урта мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Энҗе Зиннур кызы Ганиева, ТР Гадәттән тыш хәлләр һәм гражданнар оборонасы эшләре буенча министрлыгының гражданнар оборонасы өлкәсендә вәкаләтләрне тормышка ашыру бүлегенең өлкән белгече Мирзагали Галимҗан улы Мирзаянов, “Сөлчә” җәмгыятенең баш хисапчысы Виталий Васильевич Романов, Лашман авыл җирлеге башкарма комитеты үзәкләштерелгән бухгалтериясенең әйдәп баручы белгече Мөслимә Әнәс кызы Садыйкова муниципаль район башлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр.

 

Татарстан Республикасы һәм Чирмешән районы халкына хезмәт күрсәтү өлкәсе үсешенә лаеклы өлеш керткәне, күпьеллык намуслы һәм нәтиҗәле хезмәте өчен, “Чирмешән гомумтуклану” җәмгыятенең өлкән пешекчесе Эльмира Хаҗип кызы Галимова “Татарстан Республикасы халыкка хезмәт күрсәтү өлкәсенең атказанган хезмәткәре” исеменә лаек булды.

Нәтиҗәле хезмәтләре һәм эшләрендә югары күрсәткечләргә ирешкәннәре өчен, муниципаль районның финанс-бюджет палатасы коллективы ТР Финанслар министрлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International