13 сентябрьдә 10 сәгатьтә күл буендагы паркта "Көзге марофон" исемле уенлы-күңел ачу чарасы уза. Чараның төп кунаклары - беренче Чирмешән мәктәбенең 1 класс укучылары. Кичке сәгать 6да күл буенда мультфильмнар күрсәтеләчәк.
15 сентябрьдә 17 сәгатьтә өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернаты янындагы паркта балалар гына түгел олылар да төрле уеннарда катнаша алачак. Тамашачыларга район мәдәният йорты артистлары "Көзге моң" исемле концерт тәкъдим итә. 18 сәгатьтә ачык һавада мультфильм күрсәтеләчәк.