Бөтенроссия аеклык көнендә үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре Чирмешән кадет мәктәп-интернатының 8 класс укучылары белән "Аек тормыш" исемле кисәтү сәгате уздырдылар. Бу темага укучылар белән әңгәмә кордылар, китаплар белән таныштырдылар, видеоролик күрсәттеләр, балалар уенда да катнаштылар.