Татарстаннан 168 мең бала быел җәйге сәламәтләндерү лагерьларында ял итте һәм сәламәтлекләрен ныгытты. Бу планлаштырылганнан 3 процентка артык. Бу хакта Министрлар Кабинетында узган брифингта бүген Татарстан яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов җиткерде.
“2017 елның җәйге сәламәтләндерү кампаниясендә 1905 лагерьда, шул исәптән Кара диңгез яр буйларындагы 5 лагерьда эш оештырылды”, - дип хәбәр итте Владимир Леонов.
Яшьләр дүләт сәясәте юнәлешендә 173 профиль сменасында 53 мең кеше ял иткән. Болар - “Алтын Каләм”, “Йолдызлык”, “Крутушка” этник фестивале, “Сәләт” лагере һәм башкалар. Шулай ук Краснодар краенда һәм Кырымда 17 профильле : “Инглиз авылы”, "NEXT буыны”, “Мирас”, “Созвездие-Йолдызлык”, “Гармония” һәм башка программалар тормышка ашырылган.
http://mdms.tatarstan.ru/tat/index.htm/news/1007874.htm