"Урман амнистиясе" турындагы закон урман участокларын теркәү кагыйдәләрен генә үзгәртмәде

2017 елның 14 сентябре, пәнҗешәмбе

"Урман амнистиясе" ашыгып кабул ителде, бәхәсле җир кишәрлекләрен хисапка алып бетергәнне көтәргә кирәк иде. Бу хакта Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Әмир Бәдертдинов Казан Кремлендә узган киңәшмәдә белдерде. Киңәшмә җирле үзидарә органнары тарафыннан урман фондына караган җирләрне хокукый булмаган рәвештә бүлеп бирүгә багышланган иде.

Искәртеп үтик, 2017 елның 21 июлендә РФ Дәүләт Думасы кабул иткән "Урман амнистиясе" буенча, 2016 елның 1 гыйнварына кадәр урман фонды җирләре бердәм дәүләт реестрына (ЕГРН) кертелсә, ул урман фонды булудан туктый һәм торак фондлар җиренә әйләнә. Бу закон урман фонды җирләрен үзләштерүгә, анда йортлар төзүгә бәйле бәхәсләргә нокта кую максаты белән кабул ителде. Шул рәвешле, физик яки юридик затлар, урман фонды җирләрен законсыз рәвештә үзләштергән һәм рәсмиләштергән булса да, гаепсез дип табыла һәм аларның җир кишәрлекләре тартып алынмый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International