2017 елның 14 сентябрендә Чирмешән үзәк больницасында медицина хезмәткәрләренең чираттагы утырышы узды. Утырышны баш врач Мирзин Рөстәм Тәлгать улы киңәшмәне ачты һәм башкарма комитет җитәкчесе вазифаларын башкаручы Илнар Минһаҗевка сүз бирде.
Илнар Мингали улы районның социаль-икътисади үсешенә керткән өлеше, намуслы һәм нәтиҗәле хезмәте өчен баш шәфкать туташы Миләүшә Шакировага район башлыгының мактау грамотасын тапшырды.