Хатында һәлак булучыларга багышланган медаль

2017 елның 20 сентябре, чәршәмбе

Фашизм корбаннары истәлеге көнендә мемориаль үзәк  тагын бер экспонатка баеган. Белорусиядән кайткан кунак  - якташыбыз мемориалга Хатын корбаннарына багышланган медаль бүләк иткән. Хатын авылының 146 кешесен тереләй яндырганнар. Шуларның 75се 16 яшьтән яшьрәк балалар булган. Бу бүләк мемориаль үзәкнең Бөек Ватан сугышы залы экспозициясендә урын алган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International