Чаңгычылар арасында гомумәзерлек буенча Татарстан Республикасы беренчелеге

2017 елның 20 сентябре, чәршәмбе

16-17 сентябрьдә Алабугада чаңгычылар арасында гомумәзерлек буенча Татарстан Республикасы беренчелеге ярышлары узды.

Ярышларда 26 районнан 400дән артык спортчы катнашты.  Безнең спортчы Роман Акимчук (2000 елгы)  чаңгы-роликларда ярышта 9 километрлы дистанциядә беренче урынны алды.  Данила Анисимов һәм  Никита Трофимовлар 6 километрлы дистанциядә узыштылар. Икенче көндә Роман Акимчук 5 километрлы дистанциядә дүртенче булып килде, ә Данила Анисимов һәм Никита Трофимов 3 километрлы кросста катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International