16 сентябрьдә Әлмәт шәһәрендә Татарстанның көньяк-көнчыгышы яшь боксерларының очрашу матчы узды. Очрашуның максаты - спортчыларның дуслыгын ныгыту, тәҗрибә уртаклашу, спортта осталыкны арттыру.