21 сентябрьдә Халыкара тынычлык көне уңаеннан үзәк китапханә хезмәткәрләре уку залында кадетлар мәктәп-интернаты укучылары белән "Дөнья зур һәм төрле" исемле акция уздырдылар. Чара барышында кадетларга бәйрәмнең барлыкка килү тарихын сөйләделәр. Тынычлыкның һәркемгә нәрсә аңлатуы турында сораштыру уздырдылар.