Анна Афанасьевнаның юбилеена туганнары, якыннары җыелды. Анна Митрофанованы юбилее белән котларга район башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары Рәмзия Долгополова, социаль яклау бүлеге начальнигы Рушания Әхмәдуллиналар килде.
Рәмзия Долгополова юбилярга Россия Президенты В.В. Путинның котлау хатын, район башлыгы Фердинат Дәүләтшин исеменнән котлаулар һәм истәлек бүләге тапшырды.
Анна Афанасьевна авыр сугыш елларында башка яшьтәшләре кебек колхозда эшләгән.
-Балаларга бераз җиңелрәк эш бирә иделәр, урман да кистек, җир дә эшкәрттек. Сугыштан соң Горькида торф чыгаруда да булдым. Аннан соң пенсиягә чыкканчы колхозда эшләдем, - ди юбиляр.
1959 елда Анна Афанасьевна Алексей Федрович белән гаилә корып, 40 ел тату гомер итәләр, биш бала тәрбияләп үстерәләр.
Бүген Анна Афанасьевна Әккәрәйдә ялгызы гомер итә, балалары хәлен белергә еш кайта. Ул өй эшләрен үзе башкара, ипи дә сала, кешеләрне күз тиюдән, төрле чирләрдән дәвалый.