23 сентябрьдә Керкәле авылында яшәүче Рәүф Билаловка да 90 яшь тулды.
1944нче елның ноябрендә сугышка алынган 17 яшьлек егет 7 елга якын армиядә хезмәт итеп, туган авылына кайта. Рәүф абый озак еллар сәүдә өлкәсендә эшли, сатучы да, кибет мөдире дә була. Кызганыч, аның карчыгы Миннур апа вафат инде. Бүген ул оныгы һәм килене тәрбиясендә яши.
Рәүф Билаловны юбилее белән котларга район башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары Рәмзия Долгополова, социаль яклау бүлеге начальнигы Рушания Әхмәдуллина,Югары Кәминкә авыл җирлеге башлыгы Кирам Гыйләҗевлар килде.
Рәмзия Долгополова юбилярга Россия Президенты В.В. Путинның котлау хатын, район башлыгы Фердинат Дәүләтшин исеменнән котлаулар һәм истәлек бүләге тапшырды.