Бүген, 2017 елның 25 сентябрендә район башлыгы урынбасары Миләүшә Батыршина оешма җитәкчеләре һәм авыл җирлекләре башлыклары белән киңәшмә үткәрде.
Чыгыш ясадылар:
"Сбербанк"ның хезмәт хакы проектлары турында
Җамалиев Альберт Габбас улы - банкның сату буенча менеджеры Чистай шәһәре.
Райондагы оператив хәл.
Илгиз Ислян улы Алмакаев - район полиция бүлекчәсе начальнигы.
Райондагы миграция хезмәте турында.
Наилә Сабирҗан кызы Мәссарова - Чирмешән районы буенча УФМС пункты начальнигы.
Салымнар җыелу,торак коммуналь хезмәтләр өчен бурычлылар, алкоголь продукциясен сату турында.
Марат Хәбибулла улы Әһлиуллин.
Мәгариф тармагы буенча мәгълүмат.
Флера Мансур кызы Рәхимҗанова - район мәгариф бүлеге начальнигы урынбасары.
Райондагы спорт тормышы турында.
Заһитов Айнур Искәндәр улы - яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге начальнигы вазифаларын башкаручы.
Районның мәдәни тормышы.
Мария Анатольевна Рыбкина - район мәдәният йорты директоры.
Шәхси сектордан сөт җыю һәм тапшыру турында.
Гатин Мирзаһит Закир улы.