27 сентябрьдә район хакимияте бинасында, балаларның мәгълүмати куркынычсызлыгы проблемаларына багышланган республика семинар-киңәшмәсе узды. Семинарны ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы оештырды. Семинар эшендә республиканың мәгариф идарәләре методистлары һәм информатика укытучылары катнашты.