Чирмешән районы "Ак калфак"лылары Сарманда булып кайтты

2017 елның 2 октябре, дүшәмбе
25.09.2017 Сарман муниципаль районы җирлегендә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты “Ак калфак” татар хатын-кызлар иҗтимагый оешмасының күчмә утырышы Сарман районы “Ак калфак” татар хатын-кызлар оешмасы бүлекчәсе белән берлектә “Сөлге туе” чарасы булып узды. Әлеге чарада Чирмешән муниципаль районынын “Ак калфак” татар хатын –кызлар оешмасы бүлекчәсе җитәкчесе дә катнашты. “Сөлге туе”нда милли гореф –гадәтләрне яктыртылган тамаша, куренешләр, берсеннән берсе матур, зәвыклы милли бизәкләр төшерелгән сөлгеләр, кул эшләнмәләрен, татар халкына гына хас булган җыр –биюләр, уен-көлке, кунакчыл халык каршы алды. “Ак калфак” татар хатын-кызлар иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Рәес кызы һәм “Ак калфак” делегатлары “Шәфкать” социаль тернәкләндерү үзәгендә булды. "Лилия” балалар бакчасында сөлге чигүче нәниләрне күреп, Җәмигъ мәчетендәге дүрт телне өйрәтүче балалар мәйданчыгы белән танышып, “Кырык чишмә”буенда җыр- биюле тамашалар, “Татар Илеге” яр буе паркында торле милләт вәкилләре иҗаты, милли ашлар белән танышты.Шуны да әйтеп үтәсе килә: әлеге чара уңаеннан район халкы тарафыннан 1000 нән артык сөлге чигелгән.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International