2017 елның 5 октябрендә балалар сәнгать мәктәбенең иң яхшы укытучысы - 2017 ачыкланды. Быел конкурста өч яшь укытучы - Галкина А.С., Закирова А.И., Зиганшина Л.М. катнашты. Бәйге өч өлештән (визитка, кредо, хобби) торды, бәйге арасында концерт номерлары тәкъдим ителде. Укучылар үзләренең укытучылары өчен көч биреп тордылар. Бәйге йомгаклары буенча Алсу Закирова (хор классы укытучысы) беренче урынга лаек булды. Анастасия Галкина (сәнгать бүлеге укытучысы) - икенче, Лилия Җиһаншина (фортепьяно классы укытучысы) өченче урынны алды. Укуытучылар грамоталар һәм сертификатлар белән бүләкләнде.