Балалар сәнгать мәктәбендә район ветераннар Советы оешуга 30 ел тулу уңаеннан узган зур чарада районыбызның үсешенә зур өлеш керткән, катлаулы юл үткән, ихтирамга лаек якташларыбызны хөрмәтләделәр, бик күп бүләкләр өләштеләр.
Әлеге берләшмәнең бу юбилеен Өлкәннәр көненә туры китереп уздырулары юкка түгел, ул барлык өлкән яшьтәге чирмешәнлеләрне берләштерә торган мөһим җәмәгать оешмасы булып тора, шуңа да бәйрәмгә һәр авылдан кунаклар чакырылган иде.
Ветераннар оешмасы безнең районда 1987нче елны барлыкка килгән. Аның беренче рәисе - Бөек Ватан сугышы ветераны Харрас Фәссахов, ул 16 ел әлеге вазифаны башкара, вакытын һәм көчен кызганмый эшли. Нәкъ аның тәкъдиме буенча район үзәгендә өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернаты төзелде. Шуңа да бәйрәм көнне иң элек Харрас Фәттах улын искә алдылар, йорт-интернатта аның истәлегенә мемориаль такта ачтылар. Бу чарада Харрас абыйның улы Роберт Фәссахов та катнашты.
Казаннан килгән кунак, Татарстан ветераннар оешмасы Советы рәисе Хәбир Иштирәков район ветераннар оешмасы эшчәнлегенә уңай бәя бирде.
Кунак буш кул белән килмәгән.Туймәт авыл җирлеге башлангыч оешма җитәкчесе Рәсимә Хәйруллина һәм Чирмешәннән ветераннар оешмасы тормышында актив катнашучы Тәнзилә Овсянникова Республика ветераннар оешмасы Советының Мактау грамоталарына, социаль яклау бүлеге начальнигы Рушания Әхмадуллина һәм Югары Кәминкә авыл җирлегенең ветераннар оешмасы җитәкчесе Минәхәт Фәттахов Рәхмәт хатларына ия булдылар.
Бүгенге бәйрәмдә тагын бик күп башка якташларыбызга да, сәхнәгә чакырып, бүләкләр бирелде, гомумән, зур чарадан беркем дә буш кул белән китмәде.
Танылган артистлар: Казаннан Бәширә Насыйрова, Самарадан Михаил Анисимов һәм Нина Бекасова, район үзешчәннәре бәйрәм кунаклары өчен җырлар башкардылар. Аларга да рәхмәт.