12 октябрьдә үзәк китапханәнең "Ассоль" әдәби кафесында Марина Ивановна Цветаеваның тууына 125 ел тулу уңаеннан "Һәр юлы мәхәббәт белән..." исемле әдәби-музыкаль кичә узды. Китапханәчеләр шагыйрәнең тормыш юлы турында сөйләделәр, медиапрезентация кхрсәттеләр. Цветаева иҗатына гашыйк якташларыбыз аның шигырьләрен укыдылар, аның шигырьләренә язылган җырларны тыңладылар.