Чирмешән авылы барлыкка килүгә 285 ел тулу уңаеннан үзәк китапханә хезмәткәрләре Нурлат аграр техникумы филиалында, Бөек Ватан сугышы һәм бүгенге көн геройларына багышлап "Урамнар геройлар исемен йөртә" исемле тарихи сәгать уздырдылар. Студентларга медиапрезентация күрсәтелде һәм туган як турындагы китаплар бирелде.