Чирмешән районында хокук бозуларны кисәтү буенча ведомствоара комиссиянең чираттагы утырышы узды

2017 елның 24 октябре, сишәмбе

Хокук бозуларны кисәтү буенча ведомствоара комиссиянең чираттагы утырышында балигъ булмаганнар тарафыннан һәм аларга карата кылынган җинаятьләрне булдырмый калу өчен нинди алымнар куллану турында сөйләшүгә  зур урын бирелде.

Агымдагы елның тугыз аенда районда  яшүсмерләр катнашында бер җинаять – урлашу очрагы теркәлгән (үткән елның шул чорында – 8). Яшүсмерләрнең үзләренә карата да җинать кылу очраклары бар.  Андый хәлләр гадәттә кичке һәм төнге вакытларда еш күзәтелә. Аларны кисәтү өчен яшүсмерләр булырга ярамаган урыннарда рейдларны ешрак үткәрергә,  профилактик исәптә торган уңышсыз гаиләләрне һәм  балигъ  булмаганнарның  яшәү, уку, эш  урыннарын тикшерүне көчәйтергә кирәк дигән карар чыгардылар.

Район полиция бүлекчәсе начальнигы урынбасары Хәлил Шарапов  чыгышыннан  күренгәнчә  районда җинаять кылу очраклары арткан.  Агымдагы елның тугыз аенда 227 җинаять кылу очрагы теркәлгән (былтыр шул чорда – 141). Шул ук вакытта, урамнарда  җинаять кылу очраклары кимегән.  Авыр җинаятьләр, талау, урлашу, гадәттә элек хөкем ителгән, спиртлы эчемлекләр белән мавыгучылар тарафыннан кылына.

Хөкем ителгән, төрмәләрдән – ирекләрен чикләүче оешмалардан кайткан кешеләргә эшкә урнашуда да проблемалар бар. Дөрес, халыкны эш белән тәэмин итү үзәге бу юнәлештә күләмле эш алып бара.    Хөкем ителгән, иреге чикләнмәгән 83 гражданин җәзаларны үтәтү хезмәте аша узган, бу узган елның шул чорындагыдан 23 кешегә күбрәк.

Оешмалар мондый гражданнарга эшкә урнашырга, тормышта үз урынын табарга булышырга  бурычлы. Билгеле, авыл җирлекләре башлыклары да үзләрендәге адый гражданнарга игътибарны  арттырырга тиеш.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International