2017 елның 20 октябрендә "Чирмешән агрохезмәтләре" җәмгыятенең Югары Кармалка бүлекчәсендә техниканы кышкы саклауга кую һәм терлекчелек биналарын кышкы чорга әзерләү сораулары буенча семинар-киңәшмә узды. Семинарда агропромышленность комплексының 9 айлык эшенә йомгак ясалды.