Район мәдәният йорты, Лашман авылы мәдәният йортының үзешчән сәнгатьтә катнашучы артистлары һәм Иске Үтәмеш авылының "Дуслык" хореография коллективы эшче яшьләрнең «Наше время – Безнең заман” ачык телевизион республика фестивалендә катнаштылар. "Дуслык" коллективы "Иҗади эзләнү өчен" номинациясендә Дипломга ия булды, калганнарга катнашкан өчен Дипломнар тапшырылды.