Укучыларның көзге каникуллары көннәрендә Чирмешән мәчетендә 7-14 яшьлек малайлар һәм кызлар өчен лагерь оештырыла. 30 октябрьдән 4 ноябрьгә кадәр балаларга сәламәтләндерү дәресләре биреләчәк, ислам нигезләре өйрәтеләчәк. Малайлар һәм кызлар 9 сәгатьтән 14 сәгатькә кадәр мәчеттә булачак, төрле уеннар һәм экскурсияләр уздыру да планлаштырыла.
Мәгълүматлар өчен телефон: 8-987-421-73-74.