Татарстан синоптиклары һава шартларының начараюы турында кисәтә, республика юлларының аерым урыннарында бозлавык хасил була ала, дип хәбәр итә Татарстанның Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге.
Исегезгә төшерәбез, элегрәк Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгынңы ЮХИДИ идарәсе үз вакытында машина йөртүчеләрне җәйге тәгәрмәчләрне кышкысына алмаштырырга һәм юлларда сак булырга чакырды.