Китапханәдә – очрашу

2017 елның 31 октябре, сишәмбе

Үзәк китапханә хезмәткәрләре “Туган яктан илһам алып...” – “Вдохновленные краем родным...”  җыентыгында шигырьләре урын алган Валентина Меркулова белән очрашу оештырдылар. Очрашуга  килгән чирмешәнлеләр якташ шагыйрәбезнең иҗатка ничек итеп беренче адым ясавы һәм киләчәккә планнары  турында белделәр. Кунаклар Валентина Леонтьевнага көтелмәгән сөенеч ясадылар – шигырьләрен укыдылар, аның сүзләренә язылган җырны да башкардылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International