Чирмешән район буенча 22 миллион 400 мең сум милек салымы җыелырга тиеш

2017 елның 31 октябре, сишәмбе

Октябрь аенда халыкларга 2016 ел өчен милек салымын түләүгә квитанцияләр килә башлады. Район буенча 22 миллион 400 мең сум милек салымы җыелырга тиеш, шуның 14 миллионы – транспорт салымы, 2 миллион 300 мең сумы - милек салымы, ә 5 миллионнан артыгы җир салымы. Аны 1 декабрьгә кадәр түләргә кирәк.
Октябрьнең соңгы көннәренә алынган мәгълүматлардан күренгәнчә, барлык салымның 11 проценты – 2 миллион 600 мең сумы җыелган. Бу өлкәдә Иске Котыш, Иске Үтәмеш, Түбән Кармалка авыл җирлекләре яхшы эшләгән, алар тиешле сумманың 20 процентын җыйганнар.
Район буенча үткән елларда түләнмәгән салым  1 миллион 400 мең сум, шуның 80 проценты транспорт салымы.
“Шәхси кабинет”лары булганнарга квитанцияләр электрон формада килә. Кабинетка  теркәлү өчен салым хезмәтенә мөрәҗәгать итәргә. Мәгълүматлар өчен телефон: 2-28-87, 2-28-90.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International