3 ноябрьдә, Халык бердәмлеге көне алдыннан илнең һәр төбәгендә зур этнографик диктант үтәчәк. Быел бу чара халыкара статусы алды. Шуңа этнографик белем дәрәҗәсен Россиядә яшәүчеләр генә түгел, чит илләрдә гомер итүче милләттәшләребез дә тикшерә алачак. Диктантны теләге булган һәр кеше яза ала. Узган ел, мәсәлән, 90 мең кеше катнашкан. Иң яшенә – 12, иң өлкәненә 80 яшь булган. Нәтиҗәләре Россия Конституциясе көненә, 12 декабрьдә билгеле була.