30 октябрь 1 ноябрь көннәрендә Казанда "Россия мәктәп укучылары хәрәкәте" "Мое время" форумы узды. Анда безнең районны балалар хәрәкәтенең кураторы Флера Гыйләҗетдинова тәкъдим итте. Форумда Россия мәктәп укучылары хәрәкәте Татарстан төбәк бүлекчәсенең яңа рәисе итеп "Татарстан Республикасы шәһәрләре үсеше институты" фонды директоры урынбасары Салават Галиев сайланды.