Чирмешәндә гомер итүче Анна Матвейчева 90 яшьлек юбилеен Бөек Ватан сугышы ветераннарын һәм аларның тол калган хатыннарын тораклы итү программасы буенча дәүләт төзеп биргән, бөтен уңайлыклары да булган йортта каршылады.
Анна Ивановнаны олы юбилее белән котларга кунаклар күп килде. Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Рәмзия Долгополова якташыбызга Россия Президенты Владимир Путинның котлау хатын һәм район башлыгы Фердинат Дәүләтшин исеменнән тәбрикләде һәм истәлек бүләкләре тапшырды.
Югары Кармалка авылында туып, шунда гомер иткән якташыбызның балачак еллары авыр сугыш елларына туры килә. Гомере буе колхозда эшләп лаеклы ялга чыга. Анна Ивановна 1947 елда авылдашы, Бөек Ватан сугышы ветераны Анисим Ефграфович белән гаилә корып 69 ел тату гомер итәләр, дүрт бала тәрбияләп үстерәләр. Кызганыч, 2016 елда тормыш иптәше якты дөньядан киткән, юбиляр бүген кызы тәрбиясендә яши. Онык-оныкчыклары да әби янында еш кунак булалар. http://http://cheremshan.tatarstan.ru/matveychev-anisim-evgrafovich.htm