2017 елның 1 ноябрендә Әлмәт татар драма театрында Татарстанның халык артисты, РФ атказанган артисты Камил Вәлиевның юбилей кичәсе булды.
Чирмешән инвалидлар җәмгыяте, 17 кешедән торган делегация белән, кичәдә катнаштылар һәм юбилярны тәбрикләделәр. Чара "Син кайда идең?" спектакле белән тәмамланды.
Мәдинә Талипова, район инвалидлар җәмгыяте рәисе.