Күпьеллык тырыш хезмәте, педагогия тармагындагы уңышлары, авыл халкын компьютер грамотасына өйрәтүдәге өлеше, җәмгыять тормышында актив катнашканы өчен, Кармыш мәктәбенең математика укытучысы Шарапова Фәүзия Талип кызы Россия Федерациясенең Федераль җыелышы Дәүләт Думасы Комитетының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
Хезмәттәге уңышлары һәм транспорт тармагындагы тырышлыклары өчен, автобус шоферлары Баляев Михаил Михайловичка, Султанов Николай Васильевичка һәм баш инженер Шәйхетдинов Раил Рөстәм улына Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Рәхмәт белдерде.