3 ноябрь көнне балалар сәнгать мәктәбендә чирмешәнлеләр “Зур этнографик диктант” яздылар. Бу илкүләм акциягә 59 райондашыбыз кушылды (10 ир-ат һәм 49 хатын-кыз), нигездә, мәдәният, мәгариф хезмәткәрләре үз белемнәрен тикшерделәр. Катнашучыларның яшь категориясе 13-71 яшь
Диктантка нәтиҗә 12 декабрьдә, Россия Конституциясе көнендә ясалачак. Районда диктантны оештыручы, куратор - район мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Әлфия Закирова.