Иске Үтәмеш авылыннан Суфиянова Гөлчәһрә  Шәрифҗан   кызы 90 яшьлек юбилее уңаеннан Россия Президенты исеменнән котлау кабул итте

2017 елның 7 ноябре, сишәмбе

Иске Үтәмеш авылыннан Суфиянова Гөлчәһрә  Шәрифҗан   кызы 90 яшьлек юбилее уңаеннан Россия Президенты исеменнән котлау кабул итте.

2017 елның 4 ноябрендә Иске  Үтәмеш авылыннан Суфиянова Гөлчәһрә Шәрифҗан кызына 90 яшь тулды.  Мәрхүмә Дәүләтша  кызын юбилее белән котларга район башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары Рәмзия Долгополова, район социаль яклау бүлеге начальнигы Рушания Әхмәдуллина, Иске Үтәмеш авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары  Зилә Вафина да  килде.

Рәмзия Долгополова юбилярга  Россия Президенты В.В. Путинның котлау хатын, район башлыгы Фердинат Дәүләтшин исеменнән котлаулар һәм истәлек бүләге тапшырды.

Гөлчәһрә әби ире белән  биш бала тәрбияләп үстерәләр. Ул гомере буе колхозда эшли. Бүген ул ун оныгының һәм сигез  оныкчыгының яраткан әбисе. Юбиляр улы Әнәс һәм килене Зөлфия тәрбиясендә яши, якыннарына үзенең киңәшләрен бирә, биш вакыт намазын да калдырмый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International