1-2 ноябрьдә Казанда балалар сәнгать мәктәпләре укытучыларының "МАЭСТРО" башкару осталыгы V Ачык республика конкурс-фестивале узды. "Вокал-соло" номинациясендә фольклор бүлеге укытучысы Григорьева Наталья Ивановна һәм "Вокаль ансамбльләр" номинациясендә "Вдохновение" ансамбле дипломантлар булдылар. Сәнгать бүлеге укытучысы Вильданов Фәйзелхак Габделхак улы "Сәнгать иҗаты" номинациясендә III дәрәҗә Дипламант булды.