3 ноябрьдә Чирмешән лицее спорт залында Халыклар бердәмлеге көненә багышланган, хатын-кызлар арасында "Чирмешән" балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе беренчелегенә волейбол буенча ярышлар узды.
Ярыш йомгаклары буенча Ивашкино командасы беренче булды.
Икенче урында - лицей.
Өченче урында - Чирмешән.
Дьякону Дарья иң яхшы уенчы булып танылды.