Балалар сәнгать мәктәбенең яшь гитарачылары 4-5 ноябрьдә Казанга Viva-muzic 2017 Халыкара конкурсына бардылар. Конкурста Мәскәү, Петербург, Казан, Яр Чаллы, Болгар, Лаеш һәм Апастан да гитарачылар катнашкан. "Сольное исполнительство" номинациясендә Мансур Галәүтдинов катнашучы дипломы алды, "Халык уен кораллары ансамбле" номинациясендә "Серебряные струны" ансамбле конкурс дипломанты булды. Укытучылары Салихова Г.С. Яшь музыкантларны тәбрик итәбез.