2017 елның 20 ноябрендә Чирмешәндә балаларга хокукый ярдәм күрсәтү көне уза. Чара икенче Чирмешән мәктәбендә 14 сәгатьтә башлана.
Бу көнне Чирмешән полиция бүлекчәсе начальнигы Илгиз Алмакаев, район социаль яклау бүлеге начальнигы Рушания Әхмәдуллина, опека һәм попечительлек бүлеге начальнигы Светлана Севастьянова, мәгариф бүлеге начальнигы урынбасары Флера Рәхимҗанова, адвокат Илдар Дәүләтшин, нотариус Ландыш Фәсхетдинова, инвалидлар җәмгыяте рәисе Мәдинә Талипова һәм район Советының юридик бүлеге начальнигы Татьяна Руновалар кабул итәчәк.