Үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре Чирмешән кадетлар мәктәп-интернатының 8 класс укучылары белән "Яратам сине Чирмешәнем" темасына әңгәмә-экскурсия уздырдылар. Әңгәмә Чирмешән турында презентация, викторина, тестлаштыру белән чиратлашып барды. Шулай ук укучыларга Н.С.Фролов китапларыннан күргәзмә дә тәкъдим ителде.