Екатеринбургта узган “Шаг вперед” һөнәри осталык халыкара конкурсының финалында республика данын яклаган Чирмешән егете Рамил Габидуллин беренче урын алган. Җиңүчегә 200 мең сумлык грант һәм иганәчеләрнең бүләкләре тапшырылган. Шулай ук Рамил җәй көне Мәскәүдә узачак махсус мастер-класска чакыру да алган.
Бәйгенең финалында Россия һәм бәйсез дәүләтләр бердәмлеге илләренең медицина колледжларының теш техниклары бүлегендә укучы 32 студент катнашкан. Конкурсант - студентлар ике көн теш ясау осталыгын практикада күрсәткәннәр. Финалга узган 16 егет һәм кыз арасында якташыбыз иң остасы булып танылган.
-Шундый күләмле конкурста катнашу һәм җиңеп чыгу минем өчен зур тәҗрибә булды, - ди Рамил Рөстәм улы. - Мондый бәйгеләрдә, олимпиадаларда беренче генә катнашуым булмаса да, Россиянең төрле почмакларыннан, хәтта БДБ илләреннән дә иң-иңнәр җыелгач бераз дулкынландым.
Рамил Казан медицина колледжының 3 курсы студенты. 2018 елда кулына диплом алачак. Якташыбыз икенче курстан ук сайлаган һөнәре буенча эшкә урнашкан, укуына хилафлык китермичә, параллель рәвештә эшли дә. Колледжда тырышып укуы һәм эштә алган тәҗрибәсе шундый зур бәйгедә җиңеп чыгарга ярдәм иткән дә инде.
Якташыбызның башка уңышлары, җиңүләре дә байтак. Ул 2017-2018 елларда Татарстан Республикасында “Яшь һөнәр осталары” (WorldSkills Rossia) төбәк чемпионатында катнашып беренче дәрәҗә диплом белән бүләкләнгән. 2016 елда “Шаг вперед” һөнәри осталык халыкара конкурсының төбәк этабында беренче урын алган булган.