Районның социаль-икътисади үсешенә лаеклы өлеш керткәннәре, намуслы һәм нәтиҗәле хезмәтләре өчен, “Татавтодор” җәмгыятенең Аксубай филиалы “Чирмешән” ремонт-төзелеш юл участогы механигы Рәшит Вәҗи улы Бәдртдинов; шул ук участок машинисты Хәким Сөләйман улы Рамазанов; күп еллар җаваплы урыннарда хезмәт куйган, хезмәт ветераны, пенсионер Хафиз Фатых улы Гатин; Иске Котыш авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Екатерина Ивановна Кшуманева; район үзәк больницасы врач-офтальмологы Равил Мәсхүт улы Хәбибуллин; район балалар сәнгать мәктәбе директоры Рәмзия Вәкъкас кызы Гайниева муниципаль район башлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр.