Район мәдәният йортының иҗат төркеме яшьләрнең ял итү үзәгендә оешма хезмәткәрләренең балалары өчен чыршы бәйрәме уздырдылар. Балаларга театральләштерелгән тамаша күрсәттеләр. Алар тамашаны күзәтеп кенә калмадылар, үзләре дә тамашада катнаштылар. Бәйрәмдә балалар киләсе ел символын - этне дә каршы алдылар.