26 апрель - Татарстан Республикасында туган тел көне. Габдулла Тукай исеме бөтен дөньяга билгеле. Үзәк китапханә хезмәткәрләре Нурлат аграр техникумы филиалы студентлары белән, Габдулла Тукайның иҗаты һәм тормыш юлына багышланган, "Мәңгелек мәхәббәт", ә кадетлар белән "Мин мәңгелеккә омтылам" исемле әдәби сәгать уздырдылар. Чара барышында шагыйрьнең тормышыннан һәм иҗатыннан кызыклы фактлар китерелде, китап күргәзмәсе белән таныштырдылар.