22-25 апрельдә Казан шәһәрендә татар теле һәм әдәбияты буенча алтынчы халыкара олимпиаданың йомгаклау этабы узды.
Олимпиадада республикада призлы урыннар алаган укучылар катнашты.
Шарапова Ләйсән, Чирмешән лицееның 8 класс укучысы
- Салахова Алсу, Чирмешән лицееның 8 класс укучысы
- Гыймранова Алсу, Бәркәтә мәктәбенең 8 класс укучысы
- Гатина Лилия, Лашман мәктәбенең 10 класс укучысы
- Могизов Айдар, Чирмешән лицееның 11 класс укучысы.
Олимпиада йомгаклары буенча Лашман мәктәбенең 10 класс укучысы Лилия Гатина (укытучысы - Юнысова Юирүзә Хәмзә кызы) призер булды - икенче урын алды.