2018 елның 28 апрелендә Алабугада мәгариф оешмаларының 5-11 класс укучылары арасында техник хезмәт буенча Төбәкара проектлар конкурсы узды.
Конкурста кадетлар мәктәп-интернаты укучылары катнашты. 9 класс укучысы Илшат Лотфуллин «Машины, механизмы и приспособления» номинациясендә - икенче, 10 класс укучысы Евгений Матвейчев "Веломопед" номинациясендә өченче урын алды, икесе дә Сөснетдинов С.С. укучылары.